Биографиясе

1899 елның 15 августы, Уфа губернасы, Уфа өязе Биштәкә авылы — 1943 елның 23 феврале, Украина ССРның Ворошиловград өлкәсе Ивановка районы Петровское авылы.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1934).

1919 елдан Кызыл Армия сафларында. Гражданнар сугышында катнаша: адмирал А.В.Колчак армиясенә каршы, С.М.Будённыйның Беренче атлы армиясендә, Төркестан фронтында сугыша.

1925–1931 елларда БҮБК исемендәге берләшкән хәрби мәктәптә курс командиры; 1931–1941 елларда Кызыл Армия Генераль штабының разведка идарәсе органнарында. Бер үк вакытта Төркиядә хәрби атташе (1934–1935), Гоминьдан хөкүмәте каршындагы хәрби комитет киңәшчесе (1936–1937), Кытайда хәрби атташе (1938–1940).

1941 елда Кремльне саклау часте — 1 нче Аерым кавалерия полкы командиры (полковник), Волоколамск янындагы сугышларда катнаша.

1942 елдан хәрби часть башлыгы һәм Сталинград, Украина өчен барган сугышларда катнашкан 112 нче (1943 елдан — 16 нчы) Башкорт кавалерия дивизиясе командиры.

Сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Гумеров Ф.Х. Генерал Шаймуратов. Уфа, 1999; 

Лурье В.М., Кочик В.Я. ГРУ: дела и люди. СПб., 2002.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов