Биографиясе

1947 елның 8 феврале, Алтай крае Барнаул шәһәре — 2014 елның 10 июне, Мәскәү.

ДОСААФ аэроклубын (Ташкент, 1965), ДОСААФның Аткарск уку-укыту авиация үзәген (Саратов өлкәсе, 1967), Сызрань очучылар югары Хәрби авиация училищесен (1973), Ю.А.Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясен (Мәскәү өлкәсенең шәһәр тибындагы Монино поселогы, 1987) тәмамлый.

1970 елдан СССР Кораллы Көчләрендә, Тын океан чик буе округында Сахалин утравында хезмәт итә, 1971 елдан 14 нче аерым авиация эскадрильясенең вер толёт экипажы командиры, 1974 елдан 15 нче авиация полкында звено командиры, очуга хәзерлек эскадрильясе командиры урынбасары.

1979 елда Небит-Даг (Төрекмәнстан ССР) шәһәрендә Урта Азия чик буе округының аерым вертолёт эскадрильясендә очуга хәзерлек буенча командир урынбасары.

1979–1983 елларда Әфганстан Демократик Республикасында Совет гаскәрләренең чикле контингенты составында, СССР КГБсы чик буе гаскәрләренең 23 нче аерым авиация вертолётлар эскадрильясе командиры. Әфганстан Республикасы территориясендә Ми-8 һәм Ми-24 вертолётларында 1200 елдан артык сугышчан очыш ясый. 1981 елның мартында тауларда бәреп төшерелгән совет самолёты экипажын таба һәм аны эвакуацияли. 1981 елның октябрендә чик буе гаскәрләренең хөкүмәткә каршы көчләр отряды тарафыннан чолгап алынган манёврлы төркемен алып чыга (80 кеше). CCCРда беренче булып диңгез тигезлеге өстеннән 3500 м югарылыкта десант төшерә (шушы батырлыклары өчен Шаһгалиевка Герой исеме бирелә).

1983–1988 елларда СССР КГБсы чик буе гаскәрләренең Баш идарәсендә (Мәскәү), инспектор-очучы, 1988 елдан очышлар иминлеге хезмәте башлыгы.

1989–1994 елларда РФнең Таҗикстан Республикасындагы чик буе авиациясе командующие.

1997 елдан запаста, Мәскәүдә яши, «Камов» ҖЧҖнең генераль директоры ярдәмчесе булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, «Шәхси батырлык өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият   

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.