Биографиясе

1901 елның 22 гыйнвары, Казан губернасы, Тәтеш өязе Зур Фролово авылы — 1972 елның 4 ноябре, Мәскәү.

Ф.Э.Дзержинский исемендәге артиллерия академиясен тәмамлый (Мәскәү, 1934).

1919 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында катнаша; Көньяк фронтта барон П.Н.Врангельнең ак армиясенә каршы сугыша.

1923–1938 елларда Кызыл Армиянең артиллерия подразделениеләрендә командирлык вазифаларында.

1938–1941 елларда СССР ХКС каршындагы Оборона комитетында.

Бөек Ватан сугышы вакытында 249 нчы укчы дивизиянең артиллерия командиры (полковник), 1942 елдан Калинин, Брянск, 1 нче Балтыйк буе фронтларында 16 нчы гвардия укчы дивизиясе һәм 36 гвардия корпусы командиры (генерал-майор), 1944 елдан 3 нче Белоруссия һәм 1 нче Украина фронтлары составында 5 нче һәм 31 нче армияләр команду ющие (генерал-лейтенант).

Сугыштан соң 31 нче армия белән җитәкчелек итә, 1948 елдан Донбасс, Баку, Урал һава һөҗүменнән саклану районнары гаскәрләре командующие, 1956 елдан Хәрби-командирлар академиясе башлыгы.

1959–1966 елларда Варшава договорында катнашучы илләрнең Берләшкән кораллы көчләре штабында.

1950–1954 елларда СССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 2 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденнары, медальләр, чит дәүләтләр бүләкләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

Буа шәһәренең Дан скверында Шафранов бюсты куелган.

Туган авылында һәм Буада урамнар Герой исемен йөртә.

Әдәбият   

Великая Отечественная война 1941–1945: Энцикл. М., 1985; 

Великая Отечественная. Командармы: Военный биогр. словарь. М., 2005.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов