Биографиясе

1917 елның 15 мае, БАССРның Бүздәк районы Сыртланово авылы – 1976 елның 21 октябре, БАССРның Ишембай шәһәре.

1937–1938 елларда БАССРның Мәләвез районы «Урал» колхозында шофер булып эшли.

1938–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша (1939). 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 12 нче гвардия укчы полкның взвод командиры (11 нче гвардия армиясенең 5 нче гвардия укчы дивизиясе). Көнбатыш, Брянск һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында, Брянск (1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Мяркине авылыннан (Литва ССР Варена районы) төньяктарак Неман елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1944 елның 14 июлендә беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, плацдармны яулап ала һәм ярдәмгә җибәрелгән сугышчылар килгәнче аны саклап тора.

1945 елда демобилизацияләнә.

Ишембай шәһәрендә яши. «Ишембайнефть» һәм Ишембай икмәк комбинатында парторг, «Октябрьнең 19 еллыгы» артеле рәисе, Ишембай шәһәр азык-төлек сәүдә идарәсе директоры, «Центроспецстрой» трестының СУ-16 тәэминат бүлеге башлыгы, Себерне үзләштерү өчен эшче көчләр туплау бүлеге вәкиле, «Агыйдел» совхозында ферма мөдире, Ишембай трикотаж фабрикасында административ-хуҗалык бүлеге башлыгы, «Вторчермет» хәзерләү пунктында цех башлыгы булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин