Биографиясе

1950 елның 2 марты, Тымытык районы Югары Эстәрле авылы – 2008 елның 13 мае, Брянск шәһәре.

СССР Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре очучыларының Армавир югары хәрби авиация училищесен (1971), Советлар Союзы Маршалы Г.К.Жуков исемендәге Һава һөҗүменә каршы оборона хәрби командирлары академиясен (Калинин шәһәре, 1984), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясен (Мәскәү, 1992) тәмамлый.

1982–1990 елларда Мәскәү Хәрби округында СССР Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләрендә: 1982–1987 елларда авиация часте командиры урынбасары, командиры, 1987–1990 елларда берләшмә командиры урынбасары, командиры.

1990–1992 елларда СССР Һава һөҗүменә каршы оборона Сахалин дивизиясе башлыгы.

1992–1998 елларда Һава һөҗүменә каршы оборона 7 нче авиация корпусы командиры (Брянск шәһәре).

1998–1999 елларда Россия Федерациясе Саклык банкының Брянск бүлеге рәисе ярдәмчесе.

1999–2002 елларда Брянскта «Бердәмлек» партиясе төбәк бүлеге җитәкчесе.

2005–2008 елларда Брянск өлкәсе хакимиятендә: идарә башлыгы, Төбәк иминлеге идарәсе башлыгы урынбасары.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – М.З.Хәбибуллин