Биографиясе

1925 елның 2 феврале, Казан шәһәре – 2003 елның 27 мае, шунда ук.

Байкал аръягы пехотачылар хәрби училищесен (Чита шәһәре, 1944), СССР Министрлар советы каршындагы Дәүләт иминлеге комитетының Ф.Э.Дзержинский исемендәге Югары мәктәбен (Мәскәү, 1964), СССР Дәүләт иминлеге комитеты югары чик сакчылары курсларын (Мәскәү, 1972) тәмамлый.

1936–1939 елларда Лаеш, Балык Бистәсе авылларында яши; 1939–1942 елларда Кадала, Наклонный поселокларында (Чита өлкәсе) электромеханика остаханәләрендә токарь булып эшли.

1943 елдан Кызыл Армия сафларында. 1944–1949 елларда Байкал аръягы эчке эшләр халык комиссариатының 29 нчы Минусинск кавалерия чик сакчылары отрядында чик буе заставасы башлыгы ярдәмчесе һәм башлыгы урынбасары.

1950–1951 елларда 64 нче Мангут (Чита өлкәсе) чик сакчылары отрядының «Верхний Ульгун» тикшерү-үткәрү пункты өлкән тикшерүчесе.

1951–1952 елларда совет-кытай чигендәге Даурия чик сакчылары отрядының Новоцурухайтуй чик буе комендатурасы разведка подразделениесендә. 1953–1958 елларда Балтыйк буе чик сакчылары округындагы 106 нчы Таллин чик буе отряды разведка бүлегенең өлкән оператив вәкиле.

1958–1971 елларда Кавказ арты чик сакчылары округындагы Нахичевань, Пришиб һәм Гадрут чик буе отрядлары разведка подразделениеләрендә хезмәт итә.

1972–1973 елларда Ерак Көнчыгыш чик сакчылары округында разведка бүлеге башлыгы урынбасары. 1973–1979 елларда Көнчыгыш чик сакчылары округында разведка гаскәрләре башлыгы урынбасары.

1979–1980 елларда Әфганстан Демократик Республикасы оператив чараларында катнаша.

1979–1983 елларда СССР Дәүләт иминлеге комитетының Югары чик сакчылары командирлары курсларында укыту үзәге башлыгы (Владимир шәһәре).

1983 елдан запаста, 1984 елда Казанга күчеп кайта.

1984–1991 елларда «Союзнефтепромхим» фәнни җитештерү берләшмәсенең Беренче бүлеге башлыгы.

1984–1996 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт иминлеге комитетының ветераннар советы рәисе. 1997–2001 елларда Татарстан Республикасының Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты рәисе.

2000 елда Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, Дуслык, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – М.З.Хәбибуллин