Биографиясе

1920 ел, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Шөгер авылы – 1988 елның гыйнвары, Лениногорск районы Подлесный бистәсе.

Советлар  Союзы Герое (1944 елның 3 июне), старшина.

Финанс бүлегендә статист булып эшли. 1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 667 нче укчы полкның отделение командиры (47 нче армиянең 218 нче укчы дивизиясе). Воронеж, 1 нче Украина һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Белгород–Харьков (1943), Люблин–Брест (1944) һәм Варшава–Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Днепр елгасын кичкәндә Хутор-Хмельная (Черкассы өлкәсе Канев районы) авылы янында батырлык күрсәтә: 1943 елның 24 сентябрендә беренчеләрдән булып елганы йөзеп чыга; С.С.Садриев җитәкчелегендәге отделение плацдармны яулап ала, полкның укчы подразделениеләренә елга аша чыгуны һәм икенче ярда ныгуны тәэмин итә.

1946 елда демобилизацияләнә. «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенда электр белән эретеп ябыштыручы, машинист булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә (ике тапкыр) һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин