Биографиясе

1922 елның 6 ноябре, Лаеш кантоны Уракчы авылы – 1988 елның 12 апреле, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе Кривой Рог шәһәре.

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумының 2 курсын (Казан, 1940 ел), Очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбен (1944 ел) тәмамлый.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 103 нче авиация штурм полкында звено командиры (4 нче һава армиясенең 230 нчы авиация штурм дивизиясе). 2 нче Белоруссия фронты сугышчылары составында Белоруссияне  азат итүдә (1944 ел), Польша (1945 ел), Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операцияләрендә катнаша. Сугыш вакытында Ил-2 штурмовигында, дошман гаскәрләре һәм техникасы җыелган урыннарны бомбага тоту өчен, 123 сугышчан очыш ясый.

Сугыштан соңгы хезмәтен СССР Хәрби-Һава Көчләрендә дәвам итә.

1975 елдан  запаста. Кривой Рог шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин