Биографиясе

1893 ел, Орёл губернасы, Елец өязе Паленки авылы – 1964 елның 25 октябре, Казан шәһәре.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Константин исемендәге Артиллерия училищесен (Петроград, 1916 ел) тәмамлый. 1919 елдан запас батарея командиры (Казан). 1920 елдан артиллерия дивизионы командиры, 1921 елда кече командирлар мәктәбе башлыгы (Алатырь шәһәре). Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясен (Мәскәү, 1925 ел) тәмамлаганнан соң, шунда ук бүлек башлыгы булып эшли. 1938 елда репрессияләнә (1946 елда азат ителә).

1940–1941 елларда 6 нчы Фәнни-тикшеренү институты каршындагы СССР НКВДсының 4 нче Махсус бүлегенең аерым техник бюросында (Мәскәү) төркем җитәкчесе. 1941–1964 елларда (бүленеп) В.И.Ленин исемендәге 40 нчы Казан заводы каршындагы 40 нчы аерым техник бюрода: төркем җитәкчесе, лаборатория башлыгы. 1946 елда 516 нчы заводта бүлекчә башлыгы (Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәре).

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар. Дәүләт бүләге ату коралларының яңа үрнәкләренә дары эшләгәне өчен бирелә.

Әдәбият

Казаков В.С. 210 лет на службе Родине: Казанский пороховой завод. Казань, 1998.

Автор – Г.Я.Мәүлетова