Биографиясе

1912 елның 6 октябре, Бөгелмә шәһәре – 1979 елның 14 феврале, шунда ук.

Танк училищесен тәмамлый (1942 ел).

Барнаул станциясе депосында паровоз машинисты ярдәмчесе булып эшли.

1934–1936 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 95 нче танк бригадасының 142 нче танк батальонында танк командиры (65 нче армиянең 9 нчы танк корпусы).

Дон, Үзәк һәм Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Чернигов-Припять (1943 ел), Гомель-Речица (1943 ел) һәм Белоруссия (1944 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Днепр елгасын кичеп, шәһәр тибындагы Лоев поселогы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе) янында батырлык күрсәтә: 1943 елның 20 октябрь төнендә А.П.Рудаков танкы батальон составында елганы кичеп чыга һәм елганың уңъяк яр плацдармын яулап ала, Городок һәм Стародубка авылларын азат итүдә катнаша (дошманның барлык һөҗүмнәре кире кайтарыла, берничә дистә солдаты юк ителә).

1946 елдан запаста.

Туган ягына кайта, тимер юл депосында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Бөгелмәдә бер урам А.П.Рудаков исемен йөртә.

Геройлар аллеясында А.П.Рудаковка бюст куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин