Биографиясе

1871 елның 1 апреле – 1934 елның 17 ноябре, Вильно шәһәре.

Польша-Литва татарларыннан.

Полоцк кадетлар корпусын (1890 ел), Николаев атлы гвардия училищесен (1892 ел) тәмамлый.

Лейб-гвардия Драгун полкында хезмәт итә, полковник (1913 ел). Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. 1915 елда Калиш атлы чик буе полкы командиры. 1917 елда Финляндия чик буе дивизиясенә җибәрелә: 2 нче бригада командиры, дивизия башлыгы.

1918 елда хәрби хезмәттән азат ителә.

1918 елда Кырым крае хөкүмәтендә юстиция министры. Кырым республикасы бетерелгәннән соң кабат Польшага кайта. Польша армиясендә хезмәт итә, Мостафа Ахматович исемендәге татар уланнары полкы һәм 7 нче атлы бригада командиры.

1921 елдан отставкада, Вильно шәһәрендә яши.

Вильно мөселманнары гминасы әгъзасы, Речь Посполита татарларының мәдәни-агарту берлеген оештыручыларның берсе.

Бүләкләре

2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Владимир, 2 нче, 3 нче, 4 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.

Автор – Я.Я.Гришин