Биографиясе

1897 ел, Сембер губернасы, Корсун өязе Гурьевка поселогы – 1921 елның 10 апреле, Мәскәү шәһәре.

Эшче-Крәстияннәр Кызыл Армиясе Генштабы академиясендә укый (1920 елның сентябреннән).

1916 елда Россия армиясенә чакырыла һәм һавада җиңел аппаратларда очу отрядына алына.

Прапорщиклар мәктәбен тәмамлый.

1917 елгы Февраль революциясендә (Петроград) катнаша.

1917 елның җәендә сугышка җибәрелә, Барановичи шәһәре тирәсендәге (Белоруссия) һава сугышында аның самолеты бәреп төшерелә. 1917 елның ноябрендә, госпитальдә дәваланганнан соң, Гурьевкага кайта, Совет хакимиятен урнаштыру агитациясе алып бара. Сембер һәм Саратов губерналарында Кызыл гвардия отрядларын оештыруда катнаша.

Сембер губернасының Корсун өяз советы әгъзасы; Кузнецк революция комитеты рәисе, Саратов губернасының Сызрань гарнизоны башлыгы.

Гражданнар сугышында катнаша, 1918 елда Көнчыгыш фронтның 1 нче армиясендә батальон командиры. Төркестанда интернациональ полк командиры. 1919 елда Ташкентта совет хакимиятенә каршы фетнәне бастыруда катнаша. 1919 елның язында Идел буе татар укчыларының икенче аерым бригадасын оештыруда катнаша, шул бригаданың командиры.

Генштаб Академиясендә укыган вакытта каты авырудан үлә.

Әдәбият

Мулюков М. Резепов Абдулла Арифуллович // Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн. 3.

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. Казань, 2005.