Биографиясе

1920 елның 7 сентябре, Томск шәһәре – 1943 елның 1 октябре, Украина ССРның Чернигов шәһәрендә җирләнә.

Бөек Ватан сугышына кадәр гаиләсе белән Казанга күченеп кайта.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елда Мәскәү артиллерия училищесен тәмамлый.

1941 елдан фронтта, 112 нче Башкорт иреклеләр кавалерия дивизиясенең 275 нче кавалерия полкында артиллерия батареясы командиры (7 нче гвардия кавалерия корпусының 14 нче гвардия кавалерия дивизиясе).

Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943 еллар), Ворошиловград һәм Чернигов-Припять операцияләрендә (1943 ел) катнаша.

Днепр елгасын кичеп, шәһәр тибындагы Лоев поселогы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе) янында батырлык күрсәтә: 1943 елның 30 сентябрендә, дошман уты астында, үз подразделениеләренең елга аша чыгуын һәм плацдарм өчен сугышын оештыра.

Ш.С.Рәхмәтуллин полкы, тәүлектән артык дошманның пехота һәм танклар контрһөҗүмен кире кайтарып, кавалерия дивизиясе частьларының елганы кичүен тәэмин итә. Шушы сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Чернигов шәһәренең бер урамы һәм тыкрыгы, Казанның бер урамы Ш.С.Рәхмәтуллин исемен йөртә.

Ш.С.Рәхмәтуллинның исеме, 112 нче (16 нчы гвардия, Чернигов) Башкорт кавалерия дивизиясенең 78 Советлар Союзы Герое исемнәре белән бергә, Башкортстан Республикасы Милли музее һәм Уфа шәһәре 112 нче (16 нчы гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясе музеенда урнаштырылган мемориаль такталарда чокып язылган.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.