Биографиясе

1913 ел, Казан губернасы, Казан өязе Түбән Кенә авылы – 1940 елның 3 марты, Выборг култыгындагы Вихревой утравында, туганнар каберлегенә җирләнә.

Фабрика-завод училищесен тәмамлаганнан соң, Казанның В.В.Куйбышев исемендәге кинопленка фабрикасында (соңрак «Тасма» җитештерү берләшмәсе) эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 109 нчы разведка батальонында пулеметчы (Төньяк-Көнбатыш фронтта 7 нче армиянең 86 нчы мотоукчы дивизиясе).

Койвисто-Бьёркё утравы янындагы сугышта батырлык күрсәтә: 1940 елның 22 февралендә разведка төркеме составында тимерчыбыклы киртә аша юл ясап, Рәхимов дошманның 2 ут ноктасын ала; яралана, әмма сафта кала.

1940 елның 3 нче мартындагы бәрелештә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган авылында Б.С.Рәхимовка – һәйкәл, «Тасма» җитештерү берләшмәсе бинасында мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.