- РУС
- ТАТ
генерал-полковник (1999)
1947 елның 22 гыйнварында Кайбыч районы Лесхоз поселогында туа.
Казан танк училищесен (1967), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (Мәскәү, 1975), СССР Кораллы Көчләре Генштабының Хәрби академиясен (Мәскәү, 1988) тәмамлый.
1967 елдан Германиядә совет гаскәрләре төркемендә, 1967–1970 елларда взвод командиры, 1970–1972 елларда рота командиры. 1975–1978 елларда Сахалин утравында полк штабы башлыгы, 1978–1980 елларда мотоукчы дивизиядә полк командиры.
1980–1981 елларда Хабаровск краенда мотоукчы өйрәнү дивизиясе командиры урынбасары.
Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә командир урынбасары (1980–1984), дивизия командиры (1984–1986).
1988–1993 елларда Ерак Көнчыгыш хәрби округының Уссурийск шәһәрендә урнашкан 5 нче гомумгаскәри армиясендә: 1988–1991 елларда штаб башлыгы, 1991–1993 елларда Төньяк Кавказ хәрби округы гаскәрләре командующие, 1997–1998 елларда РФ Президентының Дәүләт хәрби инспекциясе каршындагы Хәрби инспекторлар идарәсе башлыгы урынбасары, 1998–2003 елларда РФ Куркынычсызлык Советы секретаре урынбасары, 2004–2005 елларда Каспий торба үткәргечләр консорциумы генераль директоры урынбасары.
2005 елдан директорның 1 нче урынбасары, 2008 елдан «Безопасность» тышкы сәүдә оешмасы Федераль ДУП директоры (Мәскәү).
РФнең оборона сәләтен үстерү һәм ныгытуга өлеш керткәне өчен Г.К.Жуков исемендәге (2001), Бөек Пётр исемендәге бүләкләргә лаек була.
4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен», 2 нче һәм 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.