- РУС
- ТАТ
генерал-майор (2001)
1956 елның 22 мартында Хабаровск шәһәрендә туа.
М.В.Фрунзе исемендәге Киев югары гомумгаскәри командирлар училищесен (1977), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академия (Мәскәү, 1987), РФ Кораллы Көчләре Генштабының хәрби академиясен (Мәскәү, 1999) тәмамлый.
1977–1982 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркемендә мотоукчы взвод командиры, рота командиры.
1982–1984 елларда Киев хәрби округында, 1982–1983 елларда 1 нче гвардия гомумгаскәри армиянең 136 нчы гвардия мотоукчы дивизиясендә мотоукчы батальон командиры урынбасары — штаб башлыгы, 1983–1984 елларда 46 нчы мотоукчы дивизиядә 1215 нче мотоукчы полкының мотоукчы батальоны командиры урынбасары — штаб башлыгы.
1987–1997 елларда Байкал аръягы хәрби округында, 122 нче мотоукчы дивизиядә 382 нче мотоукчы полкның мотоукчы батальоны командиры, 1987–1988 елларда 36 нчы гомумгаскәри армиядәге 18 нче ныгытылган районның танк уты нокталары 578 нче аерым батальоны командиры, 1988–1993 елларда 36 нчы гомумгаскәри армиядәге 38 нче гвардия мотоукчы дивизиянең 408 нче гвардия мотоукчы полкы командиры урынбасары — штаб башлыгы, 1993–1995 елларда 131 нче гвардия пулемёт-артиллерия дивизиясендә 408 нче гвардия мотоукчы полк командиры, 1995–1997 елларда 55 нче армия корпусының 168 нче аерым мотоукчы бригадасы командиры.
1999–2002 елларда Кавказ аръягы Россия гаскәрләре төркемендә 62 нче хәрби база командиры. 2002–2006 елларда Төньяк Кавказ Хәрби округында 58 нче армия командующие урынбасары.
2006 елдан ТРның хәрби комиссары.
«Хәрби казанышлары өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.