Биографиясе

1914 елның 27 декабре, Казан губернасы Лаеш өязе, хәзер Балык Бистәсе районы Масловка авылы — 1950 елның 7 мае, шунда ук.

Кече лейтенантлар курсларын (1938), Командирлар составын камилләштерү курсларын (1939) тәмамлый. Туган авылында авыл советы секретаре булып эшли.

1936 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 20 нче аерым понтон-күпер батальоны командиры (40 нчы армия). Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловград (1942), Воронеж-Касторное (1943) операцияләрендә, Днепр елгасы буендагы сугышта (1943), Украинаның Уңъяк ярын (1943–1944) азат итүдә катнаша.

Козинцы авылы (Киев өлкәсе Кагарлык районы) янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1943 елның 23 сентябрь — 5 октябрендә елганың уңъяк ярындагы плацдармны яулап алу һәм киңәйтүне тәэмин итеп, армия гаскәрләренең елга аша кичүен оештыра.

1945 елда демобилизацияләнә. Туган авылында яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин