Биографиясе

1904 елның 17 ноябре, хәзер БАССРның Бакалы районы Иске Шәрәшле авылы — 1967 елның 5 августы, Украина ССРның Винница шәһәре.

Милләте буенча татар.

«Выстрел» курсларын (Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәре, 1944), Ленинград югары бронетанк мәктәбен (1949) тәмамлый.

Бакалы волосте комитетында йомышчы, БАССРның Байсар телеграф бүлегендә монтёр булып эшли.

1926 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 364 нче укчы полк командиры (50 нче армиянең 139 нчы укчы дивизиясе). Көнбатыш, Үзәк һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү тирәсендәге сугышта (1941–42), Ржев-Вязьма, Брянск (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) операцияләрендә катнаша.

 Могилёв шәһәреннән (Белоруссия ССР) көньяктарак Проня, Басы, Реста һәм Днепр елгаларын кичкәндә батырлык күрсәтә. 1944 елның 24–28 июнендә совет гаскәрләренең июнь һөҗүме барышында дошман оборонасын өзә, полкы белән 215 торак пунктны азат итүдә катнаша.

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам итә.

1954 елдан запаста. Винница шәһәрендә яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.