Биографиясе

1893 елның 26 ноябре, Херсон губернасы Андреевка авылы — 1936 елның 11 апреле.

Гатчина хәрби авиамәктәбен (1915), Франциядә 2 авиамәктәп (1916, 1917), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1932) тәмамлый.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, өлкән унтер-офицер.

1918 елның апреленнән Кызыл Армиядә, Көнчыгыш һәм Көньяк фронтларда 1 нче совет сугышчан истребительләр авиатөркеме командиры.

Казанны азат итү сугышларында батырлык күрсәтә (1918). Казан янында беренчеләрдән булып штурм хәрәкәтләрендә истребитель файдалана.

1919 елның гыйнварыннан 8 нче армиянең авиация һәм очышлар башлыгы ярдәмчесе, шул ук елның маеннан — башлыгы (бер үк вакытта — авиатөркем командиры).

1920 елның маеннан Көньяк-Көнбатыш фронтта һава флоты башлыгының авиация буенча ярдәмчесе. Шул ук елның сентябреннән — Көньяк фронтның һава флоты башлыгы.

Алга таба Кызыл Армиядә командирлык вазифаларында: Киев, Төньяк Кавказ һәм Мәскәү хәрби округларында авиация башлыгы, Кызыл Армия Хәрби Һава Көчләре инспекторы ярдәмчесе һәм баш инспекторы.

Өч Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Герои Гражданской войны. М., 1963.