Биографиясе

1920 елның 10 феврале, Казан губернасы, Казан өязе Керасиново авылы — 1994 елның 5 ноябре, Киев.  

Очучыларның К.Е.Ворошилов исемендәге 1 нче Чкалов хәрби авиация училищесен (Оренбург шәһәре, 1940), Ю.А.Гагарин исемендәге Хәрби һава академиясен (Мәскәү өлкәсенең Монино штп, 1949), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге хәрби академиясен (Мәскәү, 1960) тәмамлый.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Бөек Ватан сугышында Төньяк-Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтларында 42 нче гвардия авиация истребительләр полкының эскадрилья командиры урынбасары. 1943 елның июненә 378 хәрби очыш ясый, 61 һава сугышында дошманның шәхсән — 11, төркем составында 5 самолётын бәреп төшерә. Сугыш елларында 507 хәрби очыш ясый.

Сугыштан соң хезмәтен СССР Хәрби Һава Көчләрендә дәвам итә.

1980 елдан отставкада. Ростов-Донда, соңыннан Киевта яши.

Бүләкләр

Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Биектау посёлогында Геройлар аллеясында бюсты куелган. Биектау районы Чыпчык авылының бер урамына аның исеме бирелгән, мәктәп музеенда Павловка багышланган стенд бар.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин