Биографиясе

1898 елның 17 мае, Казан — 1966 елның 18 мае, Мәскәү.

Югары башлангыч составны камилләштерү курсларын (1926), И.В.Сталин исемендәге Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясен механикалаштыру һәм моторлаштыру хәрби академиясен (Мәскәү, 1937), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге хәрби академиясе каршындагы югары академик курсларны (Мәскәү, 1954) тәмамлый.

Казан тимер юлында эшли.

1918 елның апреленнән Кызыл Армия сафларында. Гражданнар сугышында, Хасан күле һәм Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша. 1939 елдан Кызыл Армиянең Баш автобронетанк идарәсе башлыгы ярдәмчесе. 1940–1941 елларда башлык урынбасары, 1941 елның октябреннән Кызыл Армия Генштабының Баш разведка идарәсе башлыгы.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында 3 нче, 5 нче танк армияләре командующие урынбасары, 6 нчы гвардия, 10 нчы һәм 3 нче гвардия танк корпуслары командиры.

2 нче Белоруссия фронты составында Панфилов җитәкчелегендәге 3 нче гвардия танк корпусы 1945 елның 25 феврале — 30 мартында Көнчыгыш Померания операциясендә батырлык күрсәтә. Сугышлар белән 400 км дан артык юл үтә, Гдыня һәм Данциг (Польша) шәһәрләре янында 2 нче немец армиясе калдыкларын чолганышка ала һәм тар-мар итә.

Сугыштан соң 3 нче танк дивизиясе белән җитәкчелек итә. 1954 елдан Мәскәүдә, Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исемендәге Бронетанк гаскәрләре хәрби академиясе факультеты башлыгы, СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге хәрби акдемиясендә өлкән укытучы.

1959 елдан запаста.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, биш Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Суворов орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин