- РУС
- ТАТ
армия генералы (2005), икътисад фәннәре кандидаты, РФнең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре (2006)
1956 елның 8 октябрендә Казакъстан ССРның Кустанай өлкәсе Джетыгара шәһәрендә туа.
Петрозаводск университетын тәмамлый (1979).
1979–1981 елларда Карелия АССРның Надвоицы посёлогы мәктәбендә укытучы.
1981 елдан Карелия АССРның Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты органнарында.
1995–2002 елларда (бүленеп) РФ Федераль иминлек хезмәтендә (Мәскәү): Оештыру-инспекторлык идарәсе баш инспекторы, Шәхси иминлек идарәсенең бүлек башлыгы (1998 елга кадәр), 1999–2000 елларда Икътисади куркынычсызлык департаментының Контрабанда һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш идарәсе, 2000 елдан Инспекторлык идарәсе башлыгы; бер үк вакытта, 2000 елдан, директор урынбасары.
1998–1999 елларда РФ Президентының Баш контрольлек идарәсендә бүлек башлыгы.
2002–2004 елларда РФ эчке эшләр министрының 1 нче урынбасары — Криминаль милиция хезмәте башлыгы.
2004–2012 елларда РФ эчке эшләр министры.
2012 елдан РФнең Куркынычсызлык Советы секретаре урынбасары, 2023 елдан РФнең Куркынычсызлык Советы секретаре беренче урынбасары.
Икътисади куркынычсызлык проблемалары буенча язмалар авторы.
I, II, III һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», Александр Невский, «Хәрби казанышлары өчен», «Почёт» орденнары белән бүләкләнә.
Экономическая безопасность и незаконный оборот наркотических средств в Российской Федерации. СПб., 2003;
Система обеспечения экономической безопасности государства. М., 2005.
Автор — Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.