Биографиясе

1906 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Югары Кондрат авылы — 1944 ел.

 Милләте буенча татар.

Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен, Татар-башкорт командирлар мәктәбен (Казан, 1926), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (Мәскәү) тәмамлый.

1936–1939 елларда Испаниядә Интернациональ бригада составында сугыша.

Совет-фин сугышында катнаша.

1941 елның 22 июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Новиковның укчы полкы Прут елгасы буенда оборона тота, соңыннан Одессаны, Севастопольне саклый. Приморье армиясендә 109 нчы укчы дивизия белән җитәкчелек итә, бер үк вакытта Севастополь оборона районының 1 нче секторы коменданты була. 1942 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр Кара диңгез флоты һәм Приморье армиясенең Новороссийск ягына чигенешен каплаган гаскәрләр төркеме белән җитәкчелек итә. Отрядның калдыклары иң соңгы булып чигенү омтылышы ясыйлар, әмма аларның катерлары сафтан чыга; тигезсез сугышта күп сугышчылар һәлак була, Новиков әсирлеккә эләгә. Немецларга хезмәт итү турында тәкъдимнәрне кире кага; Хаммельсбург концлагеренда фашистларга каршы яшерен оешма белән җитәкчелек итә. Гитлерчылар тарафыннан Флоссенбург (Германия) лагеренда җәзалап үтерелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Севастополь шәһәренең бер урамы Новиков исеме белән атала, шул урамда 109 нчы укчы дивизиянең Дан музее урнашкан.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000;

Гармаш П.Е. Севастополь: Очерк-путеводитель. Симферополь, 1969;

Моргунов П. Героический Севастополь. М., 1979;

Крылов Н.И. Не померкнет никогда. М., 1984;

Глухов-Ногайбек М.С. Казанский ретро-лексикон. К., 2002.

Автор — Ф.Ф.Гулова