Биографиясе

1825 елның 18 ноябре, Мәскәү — 1890 елның 13 октябре, Санкт-Петербург.

Дворяннар нәселеннән.

1843 елдан хәрби хезмәттә.

Венгриядә революцияне бастыруда (1849), 1853–1856 еллардагы Кырым сугышында катнаша.

1863 елның апрель–маенда Казан фетнәсен ачуга ярдәм итә.

1863–1866 елларда гражданлык мәсьәләләрен хәл итүгә вәкаләтле Казан хәрби губернаторы. Нарышкин җитәкчелегендә Казан губернасында удел һәм дәүләт крәстияннәре (1863, 1866), земство (1864) реформалары уздырыла. 1863–1866 елларда Казан икътисадчылары җәмгыяте президенты.

Нарышкин эшчәнлеге чорында Казан хәрби округы оештырыла (1864), Казанда Үзәк керәшен-татар мәктәбе (1864), шәһәр җәмәгать китапханәсе (1865), шәһәр почтасы һәм пехота юнкерлары училищесе (1866) ачыла.

1865 елда Нарышкин Казан авыл хуҗалыгы күргәзмәсен уздыруга булыша. Губернаның уку-укыту оешмаларына ярдәм күрсәтә.

1866 елдан император Александр II даирәсендә, 1878–1883 елларда һәм 1888 елдан Петербург хәрби округында була.

Чистай шәһәренең мактаулы гражданы (1866).

1867 елда Казан Мария хатын-кызлар гимназиясендә Нарышкинның шәхси стипендиясе булдырыла.

Әдәбият          

Долгов Е.Б. «Высочайшим приказом произведён в генерал-майоры»: Михаил Кириллович Нарышкин // Гасырлар авазы — Эхо веков. 1996. № 3/4.

Автор — Е.Б.Долгов