Биографиясе

1802 елның 23 июне (5 июле), Смоленск губернасының Вязьма өязе Городок авылы – 1855 елның 30 июне (12 июле), Севастополь шәһәре. Дворян.

Диңгез кадет корпусын тәмамлый (1818). 1822–1825 елларда “Крейсер” фрегатында вахта офицеры булып дөнья тирәли сәяхәт ясый. 1827 елгы Наварин сугышында Азовлиния корабленда батарея белән командалык итеп батырлык күрсәтә.

1828–1829 еллардагы рус-төрек сугышы вакытында Наваринкорветы белән командалык итә. 1834 елда Кара диңгез флотына күчерелә, Силистрия линия корабле, бригада, дивизия, эскадра белән командалык итә.

1853–1856 еллардагы Кырым сугышында 1853 елгы Синоп сугышында төрек флотының төп көчләрен тар-мар итә. 1854–1855 елларда Севастополь оборонасы вакытында шәһәрнең көньяк өлешен саклауны җитәкли, ныгытмалар төзү һәм резервлар әзерләү белән җитәкчелек итә. Севастополь яклаучыларының яратуына һәм зур абруйга ия була.

1855 елның 28 июнендә (10 июлендә) Малах курганында яраланып үлә. Севастопольдәге Владимир соборының адмирал төрбәсендә җирләнә.

Истәлеге

1944 елда Нахимов” ордены һәм медале булдырыла. Нахимов хәрби-диңгез училищелары төзелә. Хәрби корабльләр һәм гражданлык суднолары, Казанда бер урам аның исеме белән атала.