- РУС
- ТАТ
генерал-майор (1993), социология фәннәре кандидаты (2002)
1949 елның 11 сентябрендә Апас районы Апас авылында туа.
Мәскәүнең югары гомумгаскәри командирлары училищесен (1971), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1980), Генштабның хәрби академиясен (Мәскәү, 1991), Гуманитар фәннәр академиясен (Санкт-Петербург, 2002) тәмамлый.
1971 елдан Төньяк гаскәрләр төркемендә, 1972–1977 елларда Урта Азия хәрби округында хезмәт итә.
1980–1987, 1992–1998 елларда Ленинград хәрби округында: 1981 елдан полк командиры, 1986 елдан дивизия штабы башлыгы. 1992 елдан дивизия командиры, 1995 елдан 60 нчы армия командующиеның 1 нче урынбасары.
1987–1989 елларда Төркестан хәрби округында мотоукчылар дивизиясе командиры урынбасары (Әфганстан Республикасы).
1991 елдан Карпат алды хәрби округында дивизия командиры.
1998–2006 елларда ТРның хәрби комиссары.
Хезмәтләре хәрби хезмәт нигезләренә һәм РФ Кораллы көчләрен үзгәртеп коруга карый.
Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә «СССР Хәрби Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Основы военной службы. К., 2001 (автордаш);
Афганистан живёт в моей душе: Записки командира. К., 2004;
Уклонение от призыва на воинскую службу: Причины, следствия, социальные факторы. К., 2004.
Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.