Биографиясе

1927 елның 18 декабрендә Оренбург шәһәрендә туа.

Иваново хәрби-сәяси училищесен (1950), М.И.Калинин исемендәге Югары хәрби-педагогика институтын (Ленинград, 1957) тәмамлый.

1942–1945 елларда 2 нче Чкалов хәрби штурманнар авиация училищесе каршындагы авиаремонт остаханәсендә эшли.

1947–1948 елларда Көньяк-Урал хәрби округында укчы батальон санинструкторы.

1950–1953 елларда Одесса хәрби округында мотоукчылар ротасы командирының сәясәт буенча урынбасары.

1957–1959 елларда Кавказ аръягы хәрби округы авиация дивизиясендә сәяси бүлекнең пропаганда һәм агитация буенча өлкән инструкторы.

1959–1966 елларда СССР Һава һөҗүменнән саклануның Баку округында: сәяси бүлекнең пропаганда һәм агитация буенча өлкән инструкторы, зенит-ракета полкы башлыгы, командиры урынбасары.

1966–1971 елларда Төркестан хәрби округында, СССР Һава һөҗүменнән саклану хезмәте сәяси бүлегенең партия-оештыру бүлеге инспекторы, башлыгы, СССР Һава һөҗүменнән саклану дивизиясе башлыгы, командиры урынбасары.

1971–1975 елларда СССР Һава һөҗүменнән саклану 4 нче Аерым армиясе сәяси бүлеге башлыгының 1 нче урынбасары.

1975–1976 елларда Карпат алды хәрби округында СССР Һава һөҗүменнән саклану корпусының сәяси бүлеге башлыгы.

1976–1980 елларда Төркестан хәрби округындагы 12 нче Аерым армиянең хәрби советы әгъзасы, сәяси бүлек башлыгы. 1980–1987 елларда СССР Оборона министрлыгының 45 нче Махсус фәнни тикшеренү институтында сәяси бүлек башлыгы.

1987 елда запаска җибәрелә.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор  — М.З.Хәбибуллин