Биографиясе

1895 ел, Чернигов өлкәсенең Ичня районы Ичня авылы — 1959 ел, Ульяновск шәһәре.

1920 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 41 нче аерым укчы бригада, 260 нчы укчы һәм 16 нчы запас укчы дивизияләр командиры.

1946 елдан Казан суворовчылар хәрби училищесе башлыгы.

1951 елдан Ульяновск педагогия институты профессоры.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият           

Белов А.А. Мы — из Казанского суворовского. М., 1999.

Автор — Р.Р.Сәлахиев