Биографиясе

1918 елның 14 ноябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Рус Әшнәге авылы — 1991 елның 1 мае, Белоруссия Республикасы, Минск өлкәсенең Логой районы Плещеницы шәһәр тибындагы поселогы.

Командирлар составын камилләштерү (1942), Үзәк офицерлар составын камилләштерү (1956) курсларын тәмамлый.

Сугышка кадәр Котлас (Архангельск өлкәсе) шәһәренең суднолар ремонтлау заводында эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында.

1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 457 нче укчы полкта рота командиры (3 нче армиянең 129 нчы укчы дивизиясе). Брянск, Үзәк, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Орёл, Брянск (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 28–29 июнендә Шатково авылы (Могилёв өлкәсе Бобруйск районы) һәм Бобруйск–Минск автомагистрале янындагы сугышларда батырлык күрсәтә: чолганыштан чыгарга омтылган дошманның 13 һөҗүмен кире кайтара.

1959 елдан запаста. Шәһәр тибындагы Плещеницы посёлогында яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Котлас шәһәренең мактаулы гражданы.

Герой хөрмәтенә суднолар ремонтлау заводы бинасына мемориаль такта куела.

Әдәбият                  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Самый памятный день войны. М., 1970;

Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1981. Вып. 4;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин