Биографиясе

1893 елның августы, Чистай шәһәре — 1937 ел.

Казан татар укытучылар мәктәбен (1915), Чугуевск хәрби училищесен (1916), М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академияне (Мәскәү, 1926) тәмамлый.

1900 елда Мәүлүтовлар гаиләсе Пермь шәһәренә күченә, 1911 елдан Мәүлүтов — Казанда.

1915 елда Россия армиясенә алына. Көньяк-Көнбатыш фронтта, 74 нче дивизиянең 295 нче Свирск пехота полкында рота командиры булып хезмәт итә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң рота мәхкәмәсе рәисе, полкның солдат комитеты әгъзасы. 1917 елның көзендә, авыр яраланып, дәвалану өчен Пермьгә җибәрелә.

1918 елда Мөселманнар эшләре буенча Пермь округы комиссариаты рәисе. Пермьдә Кызыл Армиянең татар-башкорт берләшмәләрен оештыручыларның берсе. Вятка губерна башкарма комитеты әгъзасы, Вятка губернасы Милләтләр эшләре буенча комиссариат рәисе (1919).

Гражданнар сугышында катнаша. 1919 елдан  Кызыл Армиядә — Идел буе 1 нче аерым татар укчы бригадасында 3 нче полк командиры.

Оренбург фронтында сугыша, 1920 елгы Бохара операциясендә һәм Фирганә үзәнендәге сугышларда катнаша.

Хәрби академия тәмамлаганнан соң, Эшче-крәстиян Кызыл Армиясенең Разведка идарәсенә җибәрелә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, 1926–1931 елларда Иранда дипломатия эшендә була.

Соңрак Кызыл Армиянең Разведка идарәсендә бүлек башлыгы ярдәмчесе, Кызыл байраклы Кавказ армиясе штабының разведка бүлеге башлыгы.

Ике Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.