Биографиясе

1907 елның 19 сентябре, Казан губернасы, Лаеш өязе Егорьево авылы — 1968 елның 22 июне, Украина ССРның Харьков шәһәре.

«Выстрел» курсларын (1946), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1952) тәмамлый.

1929 елдан Кызыл Армия сафларында.

Сугышка кадәр Егорьево авыл советы рәисе булып эшли.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1086 нчы укчы полк командиры (33 нче армиянең 323 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү янындагы сугышта (1941–1942), Смоленск (1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 14–16 гыйнварында Гнездкув, Немирычув (Зволень шәһәреннән 15 км көньяк-көнчыгыштарак, Польша) торак пунктлары тирәсендәге сугышта батырлык күрсәтә. Дошманның оборона ныгытмаларын өзүне оештыра; чолганышта кала һәм сугышып алган позициясен тәүлек буе саклап тора.

1955 елдан запаста. Харьков Автоматика тәҗрибә КБда эшли.

Бүләкләре

Өч Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.                           

Автор — М.З.Хәбибуллин.