Биографиясе

1922 елның 9 июле, Пятигорск шәһәре — 1973 елның 23 ноябре, Казан.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында.

Энгельс хәрби очучылар мәктәбендә очуга әзерлек уза.

1956 елда Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиация заводына очучы-сынаучы итеп билгеләнә.

1964 елда 1 нче класслы очучы-сынаучы квалификациясен ала.

1973 елның 23 ноябрендә сынау очышы вакытында авиация фаҗигасендә һәлак була.

Бүләкләре

Герой исеме 1966 елның 22 июлендә хезмәт бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм яңа хәрби техниканы үзләштергәне өчен бирелә.

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, ике Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият       

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1988. Т. 2.      

Автор — М.З.Хәбибуллин