Биографиясе

1926 елның 8 октябре, Лаеш кантоны Панау авылы — 1998 елның 24 ноябре, Сочи шәһәренең Лазаревский районы Лазаревский поселогы.

Һөнәр училищесен (Казан, 1942), Пермь хәрби пехота училищесен (1943) тәмамлый. Казанда хәрби заводта токарь булып эшли.

1943 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында. 1944 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 696 нчы укчы полкның отделение командиры (33 нче армиянең 383 нче укчы дивизиясе). 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 5 февралендә Фюрстенберг (Германия) шәһәре янында Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга; елга кичкәндә, рота командирының гомерен саклап кала; сугышта, плацдармны киңәйтү өчен, дошман тылына үтеп керә, полк һөҗүмен тоткарлап торучы дзотны шартлата.

Сугыштан соң — хәрби комиссар, Сочи шәһәрендә Лазаревский районының ветераннар советы рәисе.

1985 елдан запаста.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Лазаревский посёлогында 75 нче урта мәктәп һәм Лаеш районының Столбище авылындагы мәктәп аның исемен йөртә.

Әдәбият          

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2; Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1993.

Автор — М.З.Хәбибуллин