Биографиясе

1897 елның 22 феврале, Казан губернасы, Тәтеш өязе Кече Кариле авылы — 1973 елның 6 гыйнвары, Мәскәү.

Казан сәүдә мәктәбен (1914), 2 нче Казан прапорщиклар мәктәбен (1917), Хәрби академия (1924) тәмамлый.

1914–1915 елларда Хан Станы авылында (Әстерхан губернасы) һәм Казанда контора хезмәткәре.

1916–1917 елларда Россия армиясендә хезмәт итә, Казан, Симферополь, Оргеев шәһәрләрендәге запас пехота полкларында рядовой, взвод офицеры. Беренче бөтендөнья сугышында Румыния фронтының 56 нчы Житомир пехота полкында рота командиры.

1918 елдан Кызыл Армиядә, Петроград мөселман полкы комиссары. Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы.

Казанда «Болак арты республикасы»н юк итүдә, Гражданнар сугышында катнаша.

1919–1920 елларда Казан ныгытылган районы штабының разведка бүлеге, 2 нче аерым Идел буе татар укчы бригадасы штабы башлыгы.

1921–1923 елларда СССРның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәрби атташесы секретаре.

1924–1927 елларда Кызыл байраклы Кавказ армиясе штабының разведка бүлеге башлыгы.

1927–1931 елларда СССРның Ирандагы вәкаләтле вәкиллеге хәрби атташесы.

1931–1933 елларда 1 нче татар укчы полкы командиры һәм комиссары (Казан).

1934–1936 елларда Кытайда (Шөнҗан) баш хәрби киңәшче.

1936 елда Кызыл Армиянең Разведка идарәсендә бүлек башлыгы.

1936–1937 елларда СССР дан Кытайга йөк ташуны оештыру буенча махсус хәрби экспедиция башлыгы.

1938 елда Рязань пехота хәрби училищесе укытучысы. Шул ук елда «татар хәрби-фашистлар оешмасы» эше буенча гаепләнеп кулга алына, репрессияләнә. 1954 елда аклана.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият          

Разведка и контрразведка в лицах: Энцикл. словарь российских спецслужб. М., 2002.