Биографиясе

1737 ел — 1820 елның 18 гыйнвары, Гродно губернасы, Гродно өязе Августовский Ключ авылы.

Чыгышы — ирландияле дворяннар нәселеннән.

1762 елдан Россиядә хәрби хезмәттә.

 1768–1774, 1787–1791 еллардагы рус-төрек сугышларында, 1783 елда Кырымны Россиягә кушу вакыйгаларында, 1794–1795 елларда Польшадагы кузгалышны бастыруда катнаша.

1797–1798 елда Казан хәрби губернаторы. Агач әзерләү эшләрендә башбаштаклыкны бетерү, губерна территориясендәге урманнарны саклау һәм яңарту буенча чаралар күрә. Казанда император Павел I не кабул итү вакытында губерна шәһәренә яңа җирләр «кисеп» кушуга, Гостиный двор, больница бинасы төзелешенә акча алуга, Воскресенский урамындагы губернатор йортын кабат торгызылган Беренче ир балалар гимназиясенә (аның уставын Ласси эшли һәм ул император тарафыннан раслана) тапшыруга ирешә.

1798–1799 елларда Вильно, Ковно һәм Гродно генерал-губернаторы.

1805 елда Италиядә рус, инглиз һәм неаполитан гаскәрләре башкомандующие.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «врученной на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор – Е.Б.Долгов