Биографиясе

1905 елның 27 гыйнвары, Уфа губернасы Минзәлә өязе, хәзерге Зәй районы Гулькин авылы — 1968 елның 29 феврале, шунда ук.

Ленинград артиллерия мәктәбен (1933), Харьков очучы-күзәтчеләр хәрби авиация училищесен (1934), Хәрби-һава инженерлар академиясен (Мәскәү өлкәсе Монино пос., 1940) тәмамлый.

1928 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 7 нче гвардия штурм авиациясе полкы штурманы (9 нчы штурм авиациясе дивизиясе). Балтыйк флоты Хәрби-һава көчләре составында Выборг һәм Фин култыкларында дошманның хәрби-диңгез базаларын, корабльләрен, гаскәр тупланган урыннарын 193 сугышчан очыш вакытында утка тота.

Сугыштан соң СССР Хәрби-һава көчләрендә хезмәт итә (1955 елга кадәр). Кишинёвта һәм туган авылында яши.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Герои Советского Союза Военно-Морского Флота. 1937–1945. М., 1977;

Белокопытов В.И., Дюрягин Г.М. Шаг в бессмертие. К., 1980;

Герои огненных лет. М., 1983. Кн. 6.

Автор – М.З.Хәбибуллин