Биографиясе

1902 елның 23 феврале, хәзерге Украина Республикасының Харьков өлкәсе, Волчанск районы Ивановка авылы — 1977 елның 8 мае, Казан.

Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясенең командирлар составы 1 нче пехота курсын (Мәскәү, 1921), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия (Мәскәү, 1934) тәмамлый.

1918 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышы вакытында А.И.Деникин, П.Н.Врангель армияләренә каршы сугыша. 1921 елда Грузиядә Совет хакимияте урнаштыруда катнаша.

1938–1941 елларда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия укытучысы, профессор.

Бөек Ватан сугышы елларында штаб башлыгы, укчы дивизия командиры. 1945–1949 елларда Германиядә Совет гаскәрләре төркемендә корпус командиры урынбасары.

1949–1957 елларда Казан университетының хәрби кафедрасы башлыгы.

Ике Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.