Биографиясе

1676 тирәсе — 1774 елның 12 июле, Казан.

Н.А.Кудрявцевның улы.

Дворяннар нәселеннән.

1700–1721 еллардагы Төньяк сугышында катнаша. 1711 елда Казан губернаторы П.М.Апраксин отряды составында Кубаньда яуда була.

1712–1718 елларда һәм 1726 елдан Идел буенда флот өчен корабльләр төзүгә яраклы агач материалларын барлау һәм әзерләү белән шөгыльләнә.

1722–1723 елларда Персиягә яу вакытында армия өчен атлар сатып ала һәм Кавказ сугышында калмыклар белән җитәкчелек итә.

1723 елда үз хисабына Казан губернасы Казан өязе Каймар авылында гыйбадәтханә салдыра.

1727–1733 елларда Казанның вице-губернаторы.

1728–1730 елларда губернатор А.П.Волынскийның җирле халыктан законсыз рәвештә бик зур салымнар җыюы турындагы эш буенча тикшерүләр алып бара һәм аны вазифасыннан читләштерүгә ирешә.

1733–1740 елларда Казан адмиралтействосы обер-комиссары.

1740 елдан Каймар авылында яши, анда ат заводы ача.

Казан губернасында 20 мең дис.дән артык җир били.

Е.И.Пугачёв кузгалышы вакытында, 1774 елда, җирле дворяннардан баш күтәрүчеләр белән көрәшү өчен аерым корпус оештыручыларның берсе. Казанны пугачёвчылар штурмлаган вакытта һәлак була.

Әдәбият

Веселаго Ф.Ф. Общий морской список. СПб., 1885. Ч. 1;

Корсаков Д.А. Из жизни русских деятелей XVIII века. К., 1891.

Автор  — Е.Б.Долгов