Биографиясе

1803 ел, Вильно губернасы — 1876 ел.

Польша-Литва татарларыннан.

1819 елдан Россия армиясендә, Улан полкы лейб­гвардиясе юнкеры. 1844 елдан полковник, 4 нче җиңел кавалерия дивизиясенең 2 нче бригадасы командиры. Польшадагы 1830 елгы кузгалышны бастыруда, 1854–1855 елларда Кырым сугышында катнаша. 4 нче дәрәҗә Изге Георгий, 4 нче дәрәҗә Изге Владимир, 4 нче дәрәҗә Изге Анна, 1 нче, 2 нче һәм 4 нче дәрәҗә Изге Станислав орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. Отчизны верные сыны. К., 2001;

Гришин Я.Я., Шарафутдинов Д.Р. На службе Родине. К., 2005.

Автор — Я.Я.Гришин