Биографиясе

1807, Новгород губернасы — 1869 елдан соң.

Дворяннар нәселеннән. Баш инженерлар училищесен (Санкт-Петербург, 1824) тәмамлый.

1824 елдан хәрби хезмәттә. 1830–1831 елларда Польшадагы күтәрелешне һәм 1848–1849 еллардагы Венгрия революциясен бастыруда, 1853–1856 елларда Кырым сугышында катнаша.

1858–1863 елларда Казанның гражданнар эшләре хәрби губернаторы. Аның заманында Казанда телеграф станциясе (1859) эшли башлый, хәрби училище (1861), Сәүдәгәрләр йорты (1861), Алафузов заводы ачыла (1860); губернада шәһәр һәм өяз полиция идарәләре барлыкка килә (1863); 1860 елда Казан авыл хуҗалыгыкүргәзмәсен үткәрү өчен тырышлык күрсәтә.

1861–1863 елларда Казан губернасының крәстияннәр эшләре кабулханәсе рәисе. Бизнә крәстияннәре кузгалышы крәстияннәрен бастыру өчен генерал-майор А.С.Апраксин җитәкчелегендәге отрядның хәрби көч куллануын хуплый. Казан губернасының Спас өязе Рус Бизнәсе авылы вакыйгалары һәм Куртина чиркәвендәге панихида Россиядә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә һәм Козляниновның губерна администрациясе башлыгы буларак абруена зыян китерә. Казан фетнәсе ачылгач, Козлянинов вазифасыннан азат ителә һәм Санкт-Петербургка кайтарыла.

Әдәбият

Долгов Е.Б. Казанские губернаторы — главы и хозяева «врученной на смотрение губернии» // Проблемы истории государственного управления: Государственный аппарат и реформы в России. СПб., 2003.

Автор — Е.Б.Долгов