Эчтәлек

Биографиясе

1976 елның 28 мае, Казан — 1999 елның 5 сентябре, Чечен Республикасы Дучи авылы, Казанда җирләнә.

1994 елда Россия армиясе сафларына  алына. Кул сугышы буенча спорт мастерлыгына кандидат. Казан авиация техникумын (1994), Чиләбе танк институтының Казан филиалын тәмамлый (1999).

1999 елның июлендә Төньяк Кавказ округы (Дагстан Республикасы) Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләренең оператив бурыч үтәүче 100 нче дивизиясенең танк взводы командиры итеп билгеләнә. Тиз хәрәкәт итүче отряд составында Чечен Республикасы административ чикләрен саклау операцияләрендә катнаша.

1999 елның 5 сентябрендә Новолак районы үзәгендә засадага эләккән оператив бригаданы коткарганда батырлык күрсәтә: Козин танкы Дучи авылында каршы якның берничә ныгытма позициясен юк итә, үз танкы сафтан чыга. Козин яралы солдатларга чигенергә әмер бирә, дошманга танкны кулга төшерергә юл куймый, үзе автоматтан, аннан соң зенит пулемётыннан ут ача. Козин сәгать ярым вакыт дәвамында каршы якның 2 ут ноктасын, 3 миномётын юкка чыгара; авыр яралана, әсир төшә һәм дошман тарафыннан җәзалап үтерелә. Герой исеме үлгәннән соң бирелә.

Казанда ул яшәгән йортка мемориаль такта эленә.

Автор – М.З.Хәбибуллин