Биографиясе

1920 елның 15 феврале, Зөя кантоны Ямбулат авылы— 1989 елның 4 апреле, Казан.

Куйбышев хәрби пехота училищесен (1941), Ленинград югары офицерлар бронетанк мәктәбен тәмамлый (1952). Хәрби хезмәткә алынганчы туган авылында хат ташучы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы армиянең 15 нче танк бригадасы танк командиры. Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, Төньяк Кавказ һәм Кавказ арты фронтлары гаскәрләре составында Донбасс операциясендә (1941), Ростов оборона (1941) һәм һөҗүм операцияләрендә (1942), Кавказ өчен сугышта (1942–1943) катнаша.

1942 нең 13 июлендә Түбән Митякин хуторы (Ростов өлкәсе Тарасов районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: аның җитәкчелегендә экипаж 16 танкны, 2 бронялы автомобильне һәм 8 автомашинаны юк итә.

1946–1950 елларда һәм 1956 елдан запаста. Казанда яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам Коновалов исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Трокаев А.А. Подвиг на шахтёрской земле. Донецк, 1983;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин