Биографиясе

1874 елның 4 ноябре, Петербург губернасы, Петербург өязе Александровский авылы — 1920 елның 7 феврале, Иркутск шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Диңгез кадетлары корпусын тәмамлый (Санкт-Петербург, 1894).

1894 елдан хәрби хезмәттә.

1900–1902 елларда котып экспедициясендә була.

Рус-япон һәм Беренче бөтендөнья сугышларында катнаша.

1916–1917 елларда Кара диңгез флоты командующие.

1918 елның ноябрендә Себердә, Идел буенда, Уралда һәм Ерак Көнчыгышта Аклар хәрәкәте җитәкчесе; үзен Россиянең иң югары идарәчесе дип игълан итә.

1919 елның язында Мәскәүгә яу белән баруны җитәкли, аның армияләре Бөгелмә, Алабуга, Минзәлә, Чистай шәһәрләрен, шулай ук Казан губернасының көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш өязләрендәге территорияләрне басып ала.

1919 елның маенда-сентябрендә Кызыл Армиянең контрһөҗүме нәтиҗәсендә, Богырыслан, Бөгелмә һәм Бәләбәй һөҗүм операцияләре барышында, Колчакның гаскәрләре тар-мар ителә. Урал артына чигенгәннән соң ул союзниклары чех-словаклар тарафыннан тотып бирелә һәм Иркутск хәрби революцион комитеты карары белән атып үтерелә.

Хезмәтләре гидрографиягә, хәрби диңгез эшенә карый.

Карс диңгезендәге утрауларның берсе Колчак исеме белән аталган.

Хезмәтләре

Лёд Карского и Сибирского морей. СПб., 1909;

Какой нужен России флот // Сб. докл. Санкт-Петербург. военно-морского кружка. СПб., 1909. Т. 2.

Әдәбият

Мухарямов М.К. Гражданская война в Татарии (1918–1919). К., 1969;

Гражданская война в Поволжье 1918–1920 гг. К., 1974.

Автор — Е.Б.Долгов