- РУС
- ТАТ
1917 елның 21 гыйнваре, хәзерге Брянск өлкәсенең Суземка районы Красная Слобода авылы — 1993 елның 2 декабре, Казан.
Медицина техникумын (Орджоникидзе шәһәре, 1936), Ленинград укчы-пулемётчылар училищесен (1941), Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясенең И.В.Сталин исемендәге Бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләр хәрби академиясен (Мәскәү, 1948) тәмамлый.
Совет-фин сугышында катнаша.
Бөек Ватан сугышы елларында мотоукчы батальоны командиры, Бобруйск тимер юл станциясе һәм шәһәр тибындагы Марьина Горка посёлогы (хәзер Белоруссия Республикасы) өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә. 1948 елдан Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара.
1963–1976 елларда Казан югары танк командирлары училищесе һәм бер ук вакытта Казан гарнизоны башлыгы.
1971–1975 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.
Ике Ленин ордены, Кызыл Байрак, 3 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Марьина Горка шәһәренең мактаулы гражданы.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000. Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;
Навечно в сердце народном. Минск, 1984;
Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.