Эчтәлек

1900 елның 15 апреле, Буа шәһәре — 1955 елның 20 марты, Мәскәү.

М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый (1934).

1918 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышы елларында Урта Азиядә советларга каршы оештырылган хәрби көчләр белән сугышта катнаша.

1934 елдан Белоруссия хәрби округында.

1936 елдан һава десанты гаскәрләрендә.

Совет-фин сугышында 214 нче һава десанты бригадасы составында сугыша.

Бөек Ватан сугышында корпус (дивизия) белән җитәкчелек итә.

Сугыштан соң һава десанты гаскәрләре командующие урынбасары, соңрак СССР Оборона министрлыгы аппаратында эшли.

Ике Ленин ордены, биш Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.