Биографиясе

1921 елның 28 декабре, Башкортстан АССРның Авыргазы районы Кече Ибрай авылы – 1961 елның 20 июне, Киров өлкәсе.

Совет Армиясендә 1939 елдан. Сталинград хәрби-очу училищесын тәмамлый (1941), 1941 елдан фронтта очучы-истребитель. 1943 елда яралана, 1944 елдан Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, Япониягә каршы сугышларда катнаша.

1948 елдан реактив самолетларда оча, 1950 елда – эскадрилья командиры, В.И.Сталин командалыгындагы 145 нче истребитель авиадивизиясендә хезмәт итә.

1952 елдан Казанда Г.И.Бакшаевның тәҗрибә конструкторлык бюросында (ОКБ) эшли, очучы мишеньнәрне сыный. 1954 елның октябреннән – 22 нче авиазаводта реактив самолетларны очучы-сынаучы. И-16, Як-1, Ла-1, Ла-9, Як-17, МиГ-15, МиГ-17, Ил-28, Ту-16, Ту-107б үзләштерә.

1960 елда космонавтлар отрядына кандидатлар рәтендә стажировка үтә.

1961 елның 20 июнендә һавада ягулык салу системасын эшләп карау буенча Ту-16К-10 (№5101) ракета йөртүчесен сынаганда һәлак була. Командир ахырга кадәр экипажны коткарырга тырыша, ләкин икенче пилот кына катапульция ясый (һәлак була). Барлык экипаж Казанның Арча зиратында туганнар каберлегендә җирләнә.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз (1956), "Почет билгесе" (1957) орденнары, "Сугышчан казанышлары өчен", "Японияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

Истәлеге

2005 елда Казанда бер урам аның исеме белән атала.