Биографиясе

1918 елның 17 июне, Козловка авылы, хәзерге Пенза өлкәсенең Лопатин районы — 1995 елның 5 августы, Воронеж шәһәре.

Ашхабад финанс-икътисад техникумын (1937), Казан пехота училищесын (1940), Саратов танк училищесы каршындагы команда составын камилләштерү курсларын (1941) тәмамлый.

Кызыл Армиядә 1937 елдан.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 1943 елның ноябреннән, 53 нче гвардия танк бригадасының танк батальоны командиры (6 нчы гвардия танк корпусы, 3 нче гвардия танк армиясе). 1 нче Украина фронты составында Украинаны (1943–1944), Польшаны (1944) азат итү өчен сугышларда, Берлин һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 18 апрелендә Котбус шәһәреннән (Германия) көньяк-көнчыгыштарак урнашкан Этне авылы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Аның командалыгындагы батальон дошманның 6 танкын һәм 3 коралын юк итә, бригадага Берлинга юл ачкан Барут һәм Гольсен торак пунктларын басып алуда катнаша. Сугыштан соң Совет Армиясендә командир вазифаларында.

1954 елдан запаста, Воронеж шәһәрендә яши, Көньяк-Көнчыгыш тимер юлында профсоюзы инструкторы булып эшли.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, өч Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият     

Герои и подвиги. Саратов, 1972; Ими гордится Туркменистан. Аш., 1973;

Батырлар китабы— Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хабибуллин