Биографиясе

1926 елның 21 апреле, Урда шәһәре, Казакъстан ССР — ?

Ярославль хәрби-пехота училищесен (1946), Ленинград хәрби инженерлар элемтә академиясен (1958) тәмамлый.

Сугышка кадәр Ханцеверов гаиләсе Мәскәүгә күченә. 1958–1974 елларда Стратегик максаттагы ракета гаскәрләре һәм Космик гаскәрләр институтларында эшли.

1974–1984 елларда СССР Кораллы Көчләре Генераль штабының баш разведка идарәсе аппаратында, 1984–1988 елларда СССР ФА нең Космик күзәтүләр фәнни үзәгендә.

1989 елдан Бөтенсоюз гамәли эниология ассоциациясе рәисе.

1992 елдан Халыкара энергомәгълүмат фәннәре академиясе президенты. «Ренессанс» фәнни үзәге (Мәскәү) җитәкчесе.

Хезмәтләре космик системаларны модельләштерү, биоэнергетика һәм эниология мәсьәләләренә һәм аларның нәтиҗәлелеген өйрәнүгә карый.

Хезмәтләре

Эниология: непознанные явления биолокации, телекинеза, уфологии, ясновидения, телепатии, астрологии. Таганрог, 1995;

Эниология: чудеса без мистики. Книга научных версий. М., 1999.