Биография

1897 елның 22 феврале, Вятка губернасы, Яранск өязе Бутырки авылы – 1955 елның 19 марты, Мәскәү.

1909–1916 елларда һәм 1917 елның ноябреннән 1918 елның сентябренә кадәр Алабуга шәһәрендә яши.

Алабуга реаль училищесен (1916 ел), Константинов артиллерия училищесен (1917 ел), командирлар составын камилләштерүнең артиллерия курсларын (1926 ел), Югары академия курсларын (1930 ел), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1933 ел, Мәскәү), СССР Кораллы Көчләре Генштабының К.Е.Ворошилов исемендәге Хәрби академиясен (1938 ел) тәмамлый.

Гражданнар сугышында артиллерия дивизионы командиры, адмирал А.В.Колчак һәм барон П.Н.Врангель армияләрен тар-мар итүдә катнаша.

Совет-фин сугышында (1939–1940 еллар) 7 нче армиянең артиллерия штабы башлыгы. 1940 елдан Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясендә генераль инспектор урынбасары, 1941 елдан Ф.Э.Дзержинский исемендәге Артиллерия академиясе башлыгы.

Бөек Ватан сугышында Көнбатыш юнәлеш, Резерв һәм Көнбатыш фронтларда артиллерия башлыгы.

1941 елның октябреннән – Мәскәүне саклауда катнашкан 5 нче армия командующие. 1942 елның июненнән – Ленинград фронты, 1945 елдан бер үк вакытта 2 нче һәм 3 нче Балтыйк буе фронтлары командующие.

1948–1952 елларда Һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре командующие, 1954–1955 елларда баш командующие – СССР оборона министры урынбасары.

1946 елдан СССР Югары Совет депутаты.

Бүләкләре

Биш Ленин ордены, «Җиңү» ордены, өч Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Суворов, Кызыл Йолдыз, өч чит ил орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Л.А.Говоров исеме Хәрби радиотехника инженерлары академиясенә (Харьков шәһәре, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Алабуга урамнарына бирелә.

Әсәрләре

В боях за город Ленина. Л., 1945.

Әдәбият

Бычевский Б.В. Командующий фронтом. М., 1971;

Говоров Л.А. Здравствуй, Елабуга. Казань, 1980;

Гаглов И.П. Творцы победы: от рядового до Маршала. М., 1987;

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. Казань, 2000.