Биографиясе

1971 елның 9 июле, Ростов өлкәсе Сальск районы Крученая Балка авылы – 1995 елның 8 гыйнвары, Грозный шәһәре.

Ростов өлкәсенең Сальск районы Гигант бистәсендәге 76нчы урта мәктәпне (1988), Казан югары танк команда училищесын (1992) тәмамлый.

Төньяк Кавказ хәрби округы 19 нчы мотоукчылар дивизиясенең 503 нче мотоукчылар полкында хезмәт итә (дислокациясе – Владикавказ шәһәре).

1994 елның декабреннән танк взводы командиры, өлкән лейтенант В.Н.Горин Чечен Республикасында конституцион тәртипне торгызу операциясендә катнаша. 13 декабрьдә «Көнбатыш» гаскәр группировкасы составында Ассиновская станицасы янындагы сугышларда катнаша. 24 декабрьдә Алхан-Кали авылы өчен сугышта ике тапкыр контузияләнә, ләкин бурычын үтәгәнче сугыштан чыкмый.

1995 елның гыйнварында Грозныйны штурмлау барышында аның взводы, иң авыр сугышларда катнашуына карамастан, озак вакыт шәхси составында югалтулар кичерми. 1995 елның 8 гыйнварында алты сәгать дәвамында тигезсез сугыш алып бара, президент сарае янында һөҗүм иткән бүлекчәләргә ут белән ярдәм итә. Шәхсән үзе 2 танк, 5 ут ноктасын һәм берничә дистә боевикны юк итә. Аның танкы утка тотыла. Аягына авыр җәрәхәт алгач, Горин янган машинада кала һәм шәхси составны эвакуацияләүне каплап, ут алып баруын дәвам итә. Боезапас шартлаганда һәлак була.

Ростов өлкәсенең Сальск районы Гигант поселогында җирләнгән.

Бүләкләре

Чечен Республикасында күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе Президентының 1997 елның 12 мартындагы Указы нигезендә Россия Федерациясе Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).

Истәлеге

Сальск шәһәренең Геройлар аллеясында аңа истәлек билгесе куелган. Гигант бистәсендә, Сальск һәм Казан шәһәрләрендә урамнарга аның исеме бирелгән.

Гигант бистәсендәге 76 нчы урта мәктәп бинасына мемориаль такта куелган. 2023 елда Казан югары танк команда училищесының Дан аллеясында аның бюсты куела, училище музеенда экспозиция ачыла.

Әдәбият

Россия Федерациясе Геройлары. Казан, 2012.